Мәҗит Салихов Питрәч районында капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов Питрәч муниципаль районында торак һәм социаль әһәмиятле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

 

Визит барышында аның белән янәшәдә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов һәм подряд оешмалары вәкилләре йөрде.

 

Беренче пункт булып Кощаково авылындагы торак фондын капиталь ремонтлау объектлары булды. Мәҗит Салихов күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын карады һәм «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру уңаеннан эшләр җәелдерелгән йорт яны территориясендә булды.

 

Бу елда Питрәч районында кыска сроклы планны тормышка ашыру 225 гражданның гомуми мәйданы 5,8 мең кв.м булган 7 күпфатирлы йортта яшәү өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудырырга тиеш, финанслауның гомуми күләме 45 млн. сумнан артык тәшкил итә. 5 күпфатирлы йортта түбә ремонтлау, 5 йортта су агызу системасы, 2 йортта фасадны ремонтлау, 3 фасадны җылыту планлаштырылган. Бүгенге көндә барлык күпфатирлы йортларда төзелеш-монтаж эшләрен башкару проценты 61% тәшкил итә.

 

«Безнең ишегалды» программасы буенча Питрәч районында 54 млн.сумнан артык 23 йорт төзекләндереләчәк. Мәҗит Салихов башкарылган эшләр таләпләргә туры килүен һәм анда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алуның заруриятен искәртте.

 

Сәфәр барышында катнашучылар шулай ук Питрәчнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт барышын карадылар. Хәзерге вакытта объектта түбә монтажлау, эчке бизәү һәм электр монтажлау эшләре алып барыла. Ремонтны 1 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

 

Министр урынбасары шулай ук каркаслы-чатырлы ябык футбол манежы төзелешендә булды. Анда 20х40 м зурлыктагы футбол кыры һәм административ бина барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта монолит эшләр, металл конструкцияләр һәм түбә монтажлау тәмамланган. Гомуми төгәлләнү 63% тәшкил итә.

 

Подрядчы оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Мәҗит Салихов төзелә торган объектларда хезмәт иминлеген саклау кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International