2023-2024 елларда ягулык чорына әзерлек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашты. Киңәшмә Питрәч муниципаль районында узды, аны район башлыгы Илһам Кашапов үткәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек мәсьәләләре буенча районда бу ел башында әзерленү эшләре башланды. Башкарма комитетның тиешле карары кабул ителде. Аның сүзләренчә, Башкарма комитет һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе вәкилләренең комиссия сәфәре нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә котельняларда һәм социаль объектларда ачыкланган искәрмәләрне төзәтү буенча эшләр алып барыла.
Бүгенге көндә Питрәч муниципаль районында 501 күп фатирлы йорт бар, шуларның 68е үзәк җылылык белән, 433е шәхси җылылык белән тәэмин ителгән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларның җылыту чорына әзерләнүе белән бәйле рәвештә, Башкарма комитет хезмәткәрләре идарәче компанияләр белән берлектә әлеге ремонт кысаларында җылыту чорына әзерләнү буенча кирәкле чараларны билгеләү максатыннан комиссия сәфәрләре үткәрә. Җылылык белән тәэмин итә торган оешмалар белән берлектә җылылык белән тәэмин итү системасын юып һәм пресслау, шулай ук төтен чыгару һәм вентиляцияне тикшерү буенча эшләр алып барыла.
Киңәшмә барышында доклад белән шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов чыгыш ясады. Дәүләт торак инспекциясе башлыгы идарә итүче компанияләрнең игътибарын күпфатирлы йортларда төтен чыгару системаларын, вентиляция каналларын әзерләүгә юнәлтте, чөнки аларның вакытында әзерләнүенә кышкы чорда газ җиһазларын эксплуатацияләү бәйле.
Күчмә киңәшмәгә йомгак ясап, Мәҗит Салихов киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (7.06.2023 елның 695 номерлы) кышка әзерлек буенча барлык кирәкле чаралар язылган карары турында искәртте. Министр урынбасары үз чыгышында эшләрне билгеләнгән срокларда башкару кирәклеген ассызыклады.