Казанда РЕБУС форумында тарихи үзәкләрдә төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2023 елның 30 июне, җомга

3-4 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» форумы узачак.

 

Чара Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы башлыгы, РФ Архитекторлар берлеге ярдәме белән үткәрелә.

 

Аның нәтиҗәләре буенча уртак меморандум эшләү планлаштырыла, анда тарихи территорияләрдә эшнең гамәлдәге закон чыгару һәм гамәли механизмнарының кимчелекләре чагылдырылачак, Закон чыгаручылар һәм башкарма хакимият органнары адресына экспертларның тәкъдимнәре бәян ителәчәк.

 

Спикерлар арасында — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Казан, Вологда, Рязань, Россиянең башка шәһәрләре мэрлары, шулай ук Кытайдагы Цицикара шәһәре мэры; федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре; Пермь, Ленобласть, Мәскәү өлкәсе, Калуга, Хабаровск крае, Вологда һәм башка күп кенә төбәкләрнең баш архитекторлары; әйдәп баручы архитектура бюролары җитәкчеләре, төзүчеләр, бөтен Россиядән девелоперлар.

 

Форум сессияләрендә конкрет һәм гамәли мәсьәләләр күтәреләчәк, төрле төбәкләрдән аларны аңлата торган кейслар тәкъдим ителәчәк. Соңгы пленар сессия вакытында чарада катнашучылар йомгаклау меморандумын кабул итәчәкләр.

 

Форумның тулы программасы белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International