Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 69% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 72% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Ул искә төшергәнчә, 2023 елда гомуми мәйданы 4 млн.487 мең квадрат метр булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Финанслауның гомуми күләме 6 млрд. 717 млн. сум тәшкил итә.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, төзелеш-монтаж эшләре 134 объектта тәмамланган. Шулардан соңгы ике атнада 7 муниципалитетта 23 объект бар.
Эшләр 588 күпфатирлы йортта дәвам итә, шул исәптән 84 лифтны алыштыру буенча. 271 йортта эш күләме 70% тан артып китә.