Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм киләчәк җылыту чорына әзерлек турында хәбәр итте.
Әйтик, агымдагы елның май аенда торак-коммуналь хуҗалык өчен халык түләүләрен җыю 101,3% тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 3,2%. Гыйнвар-май айларында җыю узган елның шул ук чорына карата 0,5 процентка арткан һәм 97,2 процент тәшкил иткән.
Уртача еллык дәрәҗәсе 99,4% тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,6% ка югарырак. Муниципалитет өлешләрендә түләүләр җыю белән бәйле хәл түбәндәгечә: 26 муниципаль берәмлектә уртача еллык дәрәҗә уртача республика дәрәҗәсенә җитми, шул ук вакытта 19 муниципалитет, киресенчә, аннан артып киткән.
Электрон форматтагы түләүләр өлеше 72,6% ка җиткән. Әмма монда районнар төрле күрсәткечләр күрсәтә. Мәсәлән, Чүпрәле һәм Мамадыш районнарында электрон түләүләр өлеше 50% ка да җитмәгән. 27 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 72,6 процентка кадәр. 16 муниципаль берәмлек уртача республика күрсәткеченнән артып киткән. Әлмәт районы лидер булды, анда түләүләрнең 84% онлайн үткәрелә.
Алексей Фролов кыскача яңа җылыту чорына әзерлек турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, барлыгы 1160 котельная әзерләнгән, бу гомуми санның 40% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча әзерлек 38%, Сәламәтлек саклау 37%, мәдәният 40%, социаль яклау 34%, спорт 44% тәшкил итә. Күп фатирлы йортлар буенча бүгенге көндә 3 мең 385 объект әзерлек паспорты алды-19%.