Форумда күтәрелгән темалар шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә реконструкция, яңарту һәм төзелеш белән бәйле күп төрле мәсьәләләргә кагылды. Бу мәсьәләләр турыдан-туры РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе эше белән киселештә, диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумының йомгаклау пленар утырышында нәтиҗәләрен бәяләп.
Форумга эксперт сессиясе форматында йомгак ясауда Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кошелев, РФ Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков, Россия идарәчеләр һәм Девелоперлар Гильдиясенең башкарма директоры Елена Бодрова, Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова һ. б. катнашты.
Республика һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм итү механизмнары турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалыкка һәм инфраструктурага юнәлдерелгән берничә инструмент барлыгын билгеләп үтте, мәсәлән, Милли иминлек фондының заем акчалары катнашындагы инфраструктура проектлары, «ДОМ.РФ» АҖ инфраструктура облигацияләре һәм инфраструктура бюджет кредитлары.
Министр хәбәр иткәнчә, быел «коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча республика 2 млрд.сум ала.
«Әлеге форум нәтиҗәләре буенча без эшче төркем булдырачакбыз һәм тарихи шәһәрләрне үстерү буенча барлык тәкъдимнәрне РФ Дәүләт Советының якынлашып килүче утырышында фикер алышуга чыгарачакбыз», – дип йомгаклады Марат Айзатуллин.
Форумның пленар сессиясендә экспертлар шулай ук тарихи үзәкләрне һәм торак пунктларны үстерү буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
Форум мәйданчыгында шулай ук төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе җитештерүчеләренең милли берләшмәсе Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы арасында килешү имзаланды.
Документка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм НОПСМ Ассоциациясе башкарма директоры Антон Солон кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез, «РЕБУС» Халыкара форумы 2 меңгә якын кешене – архитекторларны, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия, Кытай һәм Төркиядән хакимият органнары вәкилләрен җыйды.
Форумның төп бурычы-Россиядә һәм чит илләрдә бу өлкәдә иң яхшы практикаларны һәм кейсларны җыю, анализлау һәм төбәкләр һәм федераль үзәк эшенә иң яхшы практикаларны кертү буенча методик киңәшләр тәкъдим итү.