Республика Төзелеш министрлыгында РФ Хисап палатасы вәкилләре белән киңәшмә узды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова белән очрашты.

 

Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында узды, анда шулай ук РФ һәм Татарстан Хисап палатасы вәкилләре, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, заказчы хезмәтләре вәкилләре, «УГЭЦ РТ» ДАУ һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП катнашты.

 

Фикер алышулар барышында капиталь төзелеш объектларын проектлау һәм төзүгә артык таләпләр билгели торган норматив-хокукый актлар каралды.

 

Эш очрашуында катнашучылар билгеләп үткәнчә, капиталь төзелеш объектларына, бигрәк тә мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларына карата таләпләрнең еш үзгәрә торган кагыйдәләре һәм нормалары объектларны файдалануга тапшыру вакытына һәм бәясенә йогынты ясый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International