Ел башыннан ГИСОГД системасында 9 меңнән артык гариза эшкәртелгән

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 9 005 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелде, алар буенча 9 552 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Республика Төзелеш министрлыгы башлыгы үз докладында ГИСОГД системасында муниципалитетлар эшенә мониторинг түбәндәге хезмәтләр буенча алып барылуын билгеләп үтте:

 шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында белдерүләр,

 төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү,

 җир участогының шәһәр төзелеше планын бирү,

 адресны бирү, үзгәртү, гамәлдән чыгару,

 җир участогының территориянең кадастр планында урнашуы схемасын раслау,

 параметрларны кире кагуга рөхсәтләр,

 шартлы рәвештә рөхсәт ителгән куллану төренә рөхсәт.

 

Министр сүзләренчә, системада республиканың Ютазы, Питрәч, Баулы, Буа районнары актив эш алып бара. 18 районда уртача активлык күзәтелә, 22 районда Түбән.

 

Моннан тыш, шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә туры китереп, ГИСОГДда генераль планнарны урнаштыру өлешендә муниципаль районнарның эшен мониторинглау дәвам итә.

 

«Монда шулай ук беренче яртыеллык ахырына уңай тенденция саклана. 15 районда генераль планнарны урнаштыру процессы тәмамланды», - дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International