Бүген торак фондын, социаль өлкә объектларын һәм җылылык белән тәэмин итүне 2023-2024 елларга әзерләү буенча республика штабының өченче утырышы узды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Азнакай, Алабуга, Чистай, Буа муниципаль районнарының отчетларын видеоконференцэлемтә рәвешендә тыңлады.
Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» (ТФМ) системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 1 887 котельная әзерләнгән, бу гомуми санның 60% тәшкил итә.
Мәгариф өлкәсендә 1 853 объект әзерләнгән, ягъни 57%, сәламәтлек саклау объектларының җылылыкка әзерлеге 59% яки 1 195 объект тәшкил итә.
Мәдәният, спорт һәм социаль яклау объектларында әзерлек эшләре 50% тан артык башкарылган.
Торак фондын җылыту чорына әзерләү буенча 6 мең 292 күп фатирлы йортта үзәк җылытуның йорт эчендәге системаларын юып, пресслау үткәрелгән. Бу гомуми санның 52% тәшкил итә. 12 мең 746 күп фатирлы йортның вентиляция каналлары тикшерелгән, бу 72% тәшкил итә. Моннан тыш, күп фатирлы йортларның 66 % шәхси җылыту системаларының вентиляция каналлары тикшерелгән. Әзерлек паспортлары 6 мең 170 МКДга рәсмиләштерелгән.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Мәҗит Салихов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җылыту чорына әзерлек чараларын үтәү барышы турында мәгълүмат җиткерү кирәклеген искәртте.