Марат Айзатуллин Нурлатта су алу системасы төзелеше барышы белән танышты

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булып кайтты.

 

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкениев белән берлектә министр Нурлат шәһәрендә су алу узелы һәм су белән тәэмин итү системасын төзү барышын тикшерде. Системаны төзү проекты 2022 елдан 2023 елга кадәр «Чиста су» Федераль (төбәк) проекты кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Су белән тәэмин итү яңа системасы механик чистарту, фильтрлау җиһазларын кулланачак, шуның ярдәмендә судан тимер һәм марганец алына, аннары натрий гипохлориты эремәсе белән зарарсызландырыла, нәтиҗәдә эчәр суның сыйфаты яхшыра.

 

“Объект әзер диярлек, эшләрнең аз өлеше генә калып бара. Минемчә, сентябрь ахырына барлык эшләр дә тәмамланачак, шул исәптән төзекләндерү дә, һәм ел ахырына нурлатлылар 20 елдан артык көткән су, ниһаять, шәһәргә киләчәк»,- диде министр.

 

2023 елның июль аена объектта төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылганнарның 92 процентына башкарылган: 55,93 км суүткәргеч төзелгән, 30 кое монтажланган, 11 суүткәргеч камера урнаштырылган, 2 чиста су резервуары (1000 куб.м, 2000 куб. м) монтажланган, 2 скважина әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International