Татарстанның тугыз шәһәренең икесе кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча VIII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Чарага нәтиҗәләр Владивостокта «Кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны үстерү» форумында ясалды.
Республика яңа иҗтимагый киңлекләрне гамәлгә ашыру өчен 164,4 млн сум федераль грант алачак. Җиңүчеләр булып Баулы һәм Кукмара танылды.
Конкурста республиканы Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм, беренче тапкыр, Свияжск авылы тәкъдим итте.
Гаризалар әзерләгәндә архитекторлар архитектура карарларын гына түгел, ә гамәлгә ашырылганнан соң финанс һәм социаль нәтиҗәләрне дә фаразлыйлар. Мәсәлән, проект җирле җәмгыятьләрне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, яңа яктан халык өчен территория ачачак һәм яңа шәһәр инициативалары булдырачак.
«Халык саны 20 меңнән 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә Баулы шәһәре җиңде.
«Халык саны 20 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә Кукмара җиңде.
Моннан тыш, РФ Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин исеменнән Рәхмәт хаты белән Свияжск авылының гаризасы билгеләп үтелде.