Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка диярлек башкарылган.
Самосыров полигонын рекультивацияләү «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» Федераль программасы буенча үткәрелә.
Төп максат - эшләми торган ТКО (каты көнкүреш калдыклары) полигонының җир участогы туфрагына, җир асты суларына һәм атмосфера һавасына тискәре йогынтысын бетерү, шулай ук Казан шәһәренең функциональ зоналаштырылуына туры китереп, эш тәмамланганнан соң бөтен рекультивацияләнгән территорияне куллану мөмкинлеген тәэмин итү.
Объектта чүплек җисемен формалаштыру, аралык изоляция һәм туфрак белән тигезләү катламын төзү, гидроизоляция катламын төзү буенча эшләр тәмамланган.
Моннан тыш, вертикаль һәм горизонталь газ җыю дреналары, коелар җайланмасы белән газ җыю траншеяләре монтажлана. Шулай ук канализация насос станцияләрен вентиляцияләү буенча комплекслы эшләр башкарылган.
Хәзерге вакытта төзүчеләр 3D гидромат (дренаж мембранасы) салу, дегазация системаларын автоматлаштыру буенча эшләр үткәрәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының максаты – экологик хәлне яхшырту һәм россиялеләрнең сәламәтләнүенә уңай йогынты ясау. Илкүләм проект үз эченә 11 федераль проектны ала. Эш биш юнәлеш буенча алып барыла: калдыклар, су, һава, биологик төрлелек, технологияләр.