Республикада 2309 котельный җылыту сезонына әзер

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

 

Җылылык җибәрүгә әзерлек буенча Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск муниципаль районнары, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы вәкилләре хисап тотты.

 

Штаб эше оператив мәгълүмат мониторингы белән башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 2309 котельный әзерләнгән, бу 74% тәшкил итә.

 

Мәгариф объектлары буенча барлыгы 2417 объект яки планның 74% әзер, сәламәтлек саклау өлешендә 1 546 объект, бу 77% тәшкил итә. 1 526 объект яки 75% мәдәният объектлары җылыту сезонына әзер, һәм 112 социаль яклау объекты 68%.

 

Спорт объектларының әзерлеге 78%, яшьләр объектларының әзерлеге 64% тәшкил итә.

 

Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматлары буенча, үзәк җылытуның йорт эчендәге системаларын юып, пресслау 8 мең 253 йортта башкарылган. Бу - планның 67 % ы. Йорт эчендәге системаларның вентиляция каналларын тикшерү күп фатирлы йортларның 80% тан артыграгында, шәхси җылытуның йорт эчендәге системаларының вентиляция каналларын 4 мең 328 йортта, яки 78% та узды. Моннан тыш, 4 меңнән артык йортта үз җылыту системалары тикшерелгән.

 

Хәзерге вакытта әзерлек паспортлары 10 мең 38 КФЙга бирелгән, бу 56% тәшкил итә.

 

Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары «Торак фонды мониторингы» мәгълүмати-аналитик системасында җылыту чорына әзерлек чаралары барышы турында мәгълүмат кертү зарурлыгын искәртте.

 

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, ТР Дәүләт торак инспекциясе, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ, «Татэнергосбыт» һ. б. вәкилләре катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International