Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» күп фатирлы йортларда идарә итүнең иң яхшы практикаларының II Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.
Конкурс КФЙның гомуми милкен тоту процессында милекчеләрнең активлыгын һәм җаваплылыгын арттыру, гражданнарны ТКХ өлкәсендә үз хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук күпфатирлы йортларда идарә итүнең заманча практикалары һәм технологияләре буенча мәгълүмат бирү максатларында үткәрелә.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
1. Иң яхшы ишегалды (ишегалдын төзекләндерү һәм аны булдыру буенча халыкның тырышлыгы бәяләнә)
2. Иң тату йорт (халыкның активлыгы һәм туплануы аркасында мөмкин булган проблемаларны хәл итүләре бәяләнә).
3. Иң яхшы подъезд (эшләрнең сыйфаты һәм аны төзекләндерү буенча халыкның тырышлыгы бәяләнә)
4. Иң азчыгымлы йорт (түләүләрне киметергә мөмкинлек бирә торган гамәлгә ашырылган чаралар бәяләнә).
Конкурска гаризалар 10 июльдән 10 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Тавыш бирү 10 июльдән 30 ноябрьгә кадәр узачак. Конкурска йомгак декабрьдә ясала. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.