Татарстанда 2 млн. 498 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 80,6% ы

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүматларны җиткерде.

 

Республика Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 5 августка Татарстанда 2 млн.498 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 80,6% ы. Планлаштырылган күләмнең 72 проценты коммерцияле торакка кертелгән.

 

Бу 128 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 1 028 мең кв. м.социаль ипотека программасы йөкләмәләрнең 71% үтәлгән. 114 мең кв. м мәйданлы 28 йорт төзелгән.

 

Хосусый торак төзелеше ягыннан еллык план 90% ка үтәлгән.  Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 357 мең кв. м тәшкил итә.

 

Бу елда республикада 930 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә 47 торак бинага аренда килешүе имзаланган. Калган 883 бина эштә фатирларның бер өлеше төзелә торган Дәүләт торак фонды йортларында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International