Мәҗит Салихов җылыту чорына әзерлек буенча республика штабын үткәрде

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында узган эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә объектларының һәм җылылык белән тәэмин ителешнең киләсе җылыту чорына әзерлеге турында фикер алыштылар. Штабның чираттагы утырышын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

 

Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән оператив мәгълүмат буенча, барлыгы 2 747 котельный әзерләнгән, бу 88% тәшкил итә.

 

2 891 белем бирү объекты җылылык җибәрүгә әзер, яки 88,8%. Сәламәтлек саклау өлкәсе объектларының 90% тан артыгы әзер. Шулай ук социаль объектларның 90% тан артыгы киләчәк җылыту чорына мәдәният, спорт һәм яшьләр тармагы буенча әзерләнгән.

 

Үзәк җылытуның йорт эчендәге системаларын юып, пресслау 9 мең 891 йортта башкарылган, 15 мең 722 бинада йорт эчендәге системаларның вентиляция каналлары тикшерелгән. Процент нисбәтендә мәгълүмат 80% тан артык тәшкил итә.

 

Хәзерге вакытта әзерлек паспортлары 13 мең 161 КФЙка рәсмиләштерелгән, бу 73,9% тәшкил итә.

 

Мәҗит Салихов үз чыгышында, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең игътибарын объектларны җылылык җибәрүгә әзерләү тәмамланмаган. эшләрне тизләтү кирәклеге турында искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International