Бүген КидСпейс шәһәренең балалар мәйданчыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән «Төзелеш техникасы» дигән яңа станция ачылды. Ачылу тантанасында министр урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Станция балалар һәм яшьләр арасында төзелеш һөнәрен популярлаштыру өчен төзелгән.
Күп балаларга төзелеш кечкенәдән кызыклы кубиклардан, уенчык машиналардан һәм краннардан башлана. Шуңа күрә Кидспейста да төзелеш тармагына багышланган урын булырга тиеш иде. Төзелеш техникасы станциясендә балаларның төзүче һөнәре белән танышу мөмкинлеге булачак, һәм бу теориядә түгел, ә практикада. Балалар чын техника белән идарә итә, биремнәрне үти алачак. Бу балаларда төзелеш тармагына кызыксынуны үстерергә һәм Казан архитектура-төзелеш университетында укуларын дәвам итеп, үз тормышларын шуның белән бәйләргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев сәламләү чыгышында.
Оештыручылар әйтүенчә, яңа станциядә 7-14 яшьлек балалар идарә итүдә иң кызыклы һәм катлаулы машиналарда эшли алачак: кран, экскаватор һәм манипулятор. Станция кураторлары балаларга төзелеш һәм төзелештә имин эш турында сөйләячәк, чөнки бу башка кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә бәйле.