Казанда калдыкларны чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген калдыкларны чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды.

Түгәрәк өстәлдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Дмитрий Анисимов һәм Николай Атласов, төбәк чүп операторлары җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Очрашу барышында тармак законнарына төзәтмәләр кертү тәкъдимнәре һәм калдыкларны эшкәртү өлкәсендәге вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән алымнарны гамәлгә кертү идеяләре турында фикер алыштылар.

Алексей Фролов үзенең чыгышында ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч - инфраструктура төзелеше өлешендә концессия килешүләренә инвестицияләр җәлеп итү, чөнки хәзерге вакытта полигоннар максималь рәвештә тулган.

Моннан тыш, муниципалитетлар белән берлектә калдыклар туплануның беренчел урыннарын законлаштырырга һәм халык белән килештерергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International