Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Штаб эше мәгълүмат мониторингының оператив мәгълүматларыннан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 3 098 котельный әзерләнгән, бу 96% тәшкил итә.
Мәгариф объектлары буенча 3 184 объект яки 98% әзер. Министр урынбасары күрсәткеч республиканың уртача күрсәткеченнән түбән булган 15 районга, бигрәк тә Нурлат һәм Яшел Үзән муниципаль районнарына эшне көчәйтергә кушты.
Сәламәтлек саклау линиясе буенча барлыгы 1 934 объект әзерләнгән, бу 98% тәшкил итә. 10 район арасында иң түбән күрсәткеч Чирмешән районында. Эшне көчәйтү кирәклеге турында Арча һәм Чистай районнары вәкилләренә сөйләделәр.
Мәдәният объектлары буенча 1 854 объект әзер 97%, социаль яклау объектлары 99% әзер. Спорт объектларының 248 яки 95% шулай ук җылылык җибәрергә әзер.
Фикер алышу барышында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко ягулык чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлек турында сөйләде.
«Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең килешүләр үтәлешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Сергей Бережнев коммуналь комплекс оешмаларының кулланган табигый газ өчен әҗәтләрне түләү турындагы мәгълүматны җиткерде.
Киңәшмә барышында Зәй, Түбән Кама, Нурлат муниципаль районнары вәкилләре җылылык җибәрүгә әзерлек нәтиҗәләре буенча хисап тотты.