Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өлешендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 43 нче гомуми белем бирү учреждениеләре буенча эшләр 99% тәшкил итә. Подрядчыларның эшендә 5 муниципалитетта 14 объект кала, шуларның 3се – Казанда, 6сы – Яр Чаллыда, 3се – Түбән Камада, берсе – Биектау һәм Питрәч районнарында.
7 балалар бакчасы буенча эшләр 94% ка башкарылган.
143 мәктәп азык-төлек блогы буенча программа 99% үтәлгән. Подрядчыларда 5 муниципалитетта 8 объект кала, шуларның 3се-Казан шәһәрендә, 2се – Чаллы шәһәрендә һәм Питрәч, Чистай, Менделеевск районнарында бер объект.
9 ресурс үзәгендә капиталь ремонт эшләре 92 процентка башкарылган. Бу атнада Кукмара һәм Буа районнарында 2 объект төзелеп бетте.
Быел ремонтлана торган 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагының 2се - Бөгелмә һәм Казанда эшләр алып барыла. Алар буенча гомуми башкару эше 96% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау тармагында өч федераль һәм республика капремонт программасы гамәлгә ашырыла, аларда беренчел звенодагы 118 учреждение керә. Эшләр тулаем алганда 98% ка башкарылган. Агымдагы атнада подрядчылар Алабуга, Нурлат һәм Актаныш районнарында өч объектны тапшыру турында хисап тоттылар. 31 стационарда капиталь ремонт 77% ка башкарылган
Мәдәният тармагында дүрт федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла. 34 авыл мәдәният йорты 73% ка ремонтланган. Бу атнада Кайбыч, Спас, Чирмешән һәм Балтач районнарында объектларны ремонтлау төгәлләнде. 10 тармак белем бирү учреждениесендә төзелеш-монтаж эшләре планлы күләмнең 67% башкарылган.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы төрләрне башкару 97%. 373 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.