Р Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде.
Оператив мәгълүмат буенча бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 3 169 котельный әзерләнгән, бу 98% тәшкил итә. 37 район буенча котельныйларны әзерләү эше төгәлләнде.
Мәгариф объектлары буенча 3 мең 257 объектның 3 224е әзер, бу 99% тәшкил итә, 35 муниципаль район әзерлекне тәмамлады.
Сәламәтлек саклауда 1 мең 980 объектның 1 974е әзерләнгән, бу да 99% тәшкил итә. 40 район буенча эш тәмамланды.
1 мең 915 мәдәният объектының 1 895е җылыту чорына әзер, республиканың 38 районында кышка әзерлек эшләре тәмамланган.
Киңәшмә барышында Алексеевск, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнары вәкилләре җылылык җибәрүгә әзерлек нәтиҗәләре буенча хисап тоттылар.