ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Георгиевич Волковның вакытсыз вафат булуы белән бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Евгений Георгиевичның хезмәт юлы ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгеннән башланган. Соңыннан ул бөтен гомерен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үстерүгә багышлый. Аның хезмәт эшчәнлеге елларында Евгений Георгиевич катнашында шәһәрнең социаль өлкәсе модернизацияләнә һәм үсеш ала. Үзенең белеме, хезмәте, югары әхлакый принциплары аркасында Евгений Георгиевич коллегалары һәм шәһәр халкы арасында абруй һәм хөрмәт казанган.
«Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеме, медальләр, грамоталар,Рәхмәт хатлары һ.б. бүләкләнгән.
Евгений Георгиевич Волков турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак.