Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 кысаларында «Казан Экспо» МВЦда түгәрәк өстәл утырышында төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллану мәсьәләләре көннән-көн актуальләшә бара. Республиканың минераль-чимал базасы һәм төзелеш индустриясенең үсеш алган тармагы традицион материаллардан да, яхшыртылган характеристикалы инновацион материаллардан да төзелеш продукциясенең киң спектрын чыгарырга мөмкинлек бирә.
«Товар җитештерүчеләр, проектлаучылар һәм төзүчеләр белән бергә эшләвебез төзелә торган биналарның, корылмаларның һәм башка инфраструктура объектларының сыйфатын, ныклыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәр дип ышанам», - диде министрның беренче урынбасары.
Түгәрәк өстәл барышында берничә компания төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта кулланыла торган үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Мәсәлән, «Теплопанель Кама» ҖЧҖ зур биналарны җылытырга һәм суытырга сәләтле энергияне саклый торган түшәм климаты системасын
тармагы продукциясен кулланып гамәлгә ашырыла торган инновацион чишелешләрне тәкъдим итте.
«Бүген тәкъдим ителгән һәрнәрсә республика өчен зур кызыксыну уята. Без зур материал кулланучы, бездә инженерлык инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү буенча зур программалар гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме, нәтиҗә булсын», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Түгәрәк өстәл эшендә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, республика ведомстволары җитәкчеләре, нефть-газ химиясе предприятиеләре, КДАТУ, төзелеш оешмалары һәм заказчы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.