Мондый мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә җиткерде.
Киңәшмәнең башы Белем көненә багышланган мәгълүматтан башланды: 1 сентябрьдә 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Якын арада 280 урынга исәпләнгән бер өстәмә корпус төзелешен тәмамлау исәпләнгән. Моннан тыш, тагын 37 мәктәп капиталь төзекләндерелгән.
Төзелеш программасын тормышка ашыруга килгәндә, еллык планның үтәлеше 87,8% яки 2 млн.721 мең кв. метр тәшкил итә. Коммерцияле торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йортны тапшырган. Бу еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 80,5 проценты.
Быел социаль ипотека программасы 75% ка үтәлгән. 120,5 мең кв. метрга 33 йорт әзер.