Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов һәм нефть тармагы вәкилләре белән бергә берничә мәгариф оешмасында булды. Эш сәфәренең төп максаты - Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда катнашу.
Беренче объект - инженерлык лицее бинасында ачылган креатив индустрияләр мәктәбе. КИМне булдыру 2023 елның февралендә Әлмәттә башланды. Мәктәп “Россиядә уйлап табылган” проекты кысаларында төзелгән.
КИМдә 9-17 яшьлек балалар интерактив цифрлы технологияләр, анимация, дизайн, фото - һәм видео җитештерү, электрон музыка һ. б. юнәлешләр буенча белем алачак.
Икенче объект - Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия. Яңа уку елына биредә ремонт ясалган.
Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия 1996 елдан бирле эшли. Бу 3 катлы бина, хәзерге вакытта биредә 1 меңнән артык кеше белем ала.
Тагын бер белем бирү объекты - М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицей. Лицей реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган. Шәһәр өчен бу лицей гына түгел, ә Әлмәтнең иң борынгы уку йорты, ул 1918 елда ук беренче дөньяви татар мәктәбе буларак нигезләнгән.
Рөстәм Миңнеханов сыйныфларны, җәмәгать урыннарын карап чыкты, шулай ук аңа мәктәп укучылары яшел үсентеләр үстерә торган теплицаларны һәм биолабораторияләрне күрсәттеләр.