Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Штаб ТР Төзелеш министрлыгы бинасында узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тоташтырылган.
Объектларны җылыту чорына әзерләүнең оператив мәгълүматлары белән ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов чыгыш ясады.
Торак фонды мониторингы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстанда 3 200 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Түбән Кама, Әгерҗе, Чистай, Зәй һәм Югары Ослан районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә 13 котельный эшли.
Җылыту сезонына әзерлекне 3 244 белем бирү объекты узган, бу 99% тәшкил итә. 40 муниципаль районда әлеге эш тәмамланды.
Айрат Галләмов утырышта катнашучыларга сәламәтлек саклау (1 980) һәм социаль яклау (166) объектлары тулысынча әзер дип хәбәр итте.
Мәдәният объектларының әзерлеге 99% тәшкил итә, 1 914 объектның 1907се әзер. Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарында эшне тәмамламаганнар.
Спорт объектларының әзерлеге 99% . Бүгенге көндә 260 объектның 2се (Лениногорск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә) эшли.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 108 объектның 107се әзерләнгән, бу 99%.
Күпфатирлы йортларның әзерлек паспортларын күрсәтү ситуациясенә килгәндә, 11 873 йортта (97%) үзәк җылытуның йорт эчендәге системаларын юып, пресслау башкарылган. 17 405 йортта йорт эчендәге системаларның вентиляция каналлары (97%), 5 491 йортта шәхси җылытуның йорт эчендәге системаларының вентиляция каналлары (98%), 5 409 йортта шәхси җылытуның йорт эчендәге системаларының төтен чыгару юллары (97%) тикшерелгән. Әзерлек паспортлары 16 992 күп фатирлы йортка рәсмиләштерелгән, бу 95% тәшкил итә.
Җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Мәҗит Салихов социаль-мәдәни өлкә һәм торак фонды объектларын әзерләүне тәмамлау буенча эшләрне тизләтергә өндәде.
Утырыш барышында торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең республика программаларын гамәлгә ашыру буенча доклад белән «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ директоры урынбасары Максим Уколов чыгыш ясады.
Шулай ук Арча, Кукмара һәм Тәтеш районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренең докладлары тыңланылды.