ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт торышы турында сөйләде
Программа буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы төрләрне башкару 99%.
506 йортта эшләр тулысынча тәмамланган. 96 күп фатирлы йортта 257 лифт алыштырылган.
Хәзерге вакытта 219 күп фатирлы йорт ремонтлана. 196 йортта эш күләме 70% тан артып китә.
Министр искәрткәнчә, 2023 елда Татарстанда гомуми мәйданы 4 млн. 487 мең кв. м булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачак