Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Казан дәүләт мәдәният институты студентларына Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Лекцияне театр, кино һәм телевидение факультетының һәм социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультетының беренче курс студентлары тыңлады.
Министр урынбасары үз чыгышын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан башлады. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәтен кабул итү һәм үтү мәсьәләләрен җайга салучы төп документлар булып: «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль Закон һәм «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законы тора.
Илнур Нурмөхәммәтов студентларга дәүләт гражданлык хезмәтенә керү шартлары турында сөйләде. Ул шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең профессиональлегенә үткәрелгән программалар, чаралар һәм реформалар нәтиҗәләре бәйле булуын билгеләп үтте.
«Безнең эшне бәяләүнең төп критерие - халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Әйтик, ТР Төзелеш министрлыгы илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында масштаблы планлы эш алып бара. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә без күп уңай җавап алабыз», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.