“Безнең эшне бәяләүнең төп критерие – халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында . - Бу максаттан Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында масштаблы планлы эш алып барыла. Агымдагы елда гына да 114 млрд сумлык 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм ремонтланачак. Бу яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары».
Моннан тыш, ел ахырына кадәр республика буенча 725 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикада төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыруның әһәмиятен билгеләп үтте. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга (ел саен меңгә якын ишегалды тәртипкә китерелә), шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшкә зур уңай җавап алабыз. Агымдагы елда бөтен республика буенча 68 объектта эшләр тәмамланачак», - диде ул.
ТР Рәисе сүзләренчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары тормыш сыйфатын яхшыртудан тыш, муниципаль берәмлекләрнең үсешенә көчле импульс бирә, республиканың йөзен үзгәртә, игътибарны җәлеп итә.
«Без илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кешеләр өчен никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә безнең төп бурыч – темпларны киметмәү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.