Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023-2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының атналык утырышын үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тоташтырылган.
Объектларны җылыту сезонына әзерләү турында ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов чыгыш ясады.
Оператив мәгълүмат буенча бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 3 203 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә.
Мәгариф өлкәсендә әзерлек 99%. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 4 объектта эшләр тәмамланмаган.
“Сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау объектлары тулысынча әзер. Шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшләр дә тәмамланды”, - дип билгеләп үтте Айрат Галләмов.
Торак фондын җылыту чорына әзерләүгә килгәндә, бүгенге көндә 17 638 күп фатирлы йорт әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән, бу 98% тәшкил итә.
Утырыш барышында Ростехнадзорның ТР буенча дәүләт энергетика күзәтчелеге һәм төбәкара бүлегенең баш дәүләт инспекторы Марсель Зәйнуллин коммуналь комплекс оешмаларының җылыту чорына әзерлек актларын рәсмиләштерү барышы турында сөйләде.
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вадим Маряшев күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү барышы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт торак фонды бүгенге көндә капиталь ремонттан соң 381 күп фатирлы йорт кабул иткән. Еш кына искәрмәләр ремонтның сыйфатына һәм документларны рәсмиләштерүгә кагыла.
ТКХ объектларында гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен авария-техник запас формалаштыру барышы турында «Татлизинг» ТР ДУП генераль директоры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.