Татарстанда башкарма комитет биналары һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше тәмамланды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру тулы көченә бара, әзер объектларны подрядчылар атна саен тапшыра, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр әйткәнчә, мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Ул 68% ка әзер.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла. 53 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше буенча эш күләме 97% ка тәмам. Аларның 7сендә эш дәвам итә. 4 поликлиника төзү буенча эшләр 84% ка башкарылган. Казанда 2 объект буенча эш алып барыла.

Ике программа шулай ук «Мәдәният» тармагында гамәлгә ашырыла. Аларда 12 объект кертелгән, аларның әзерлеге 88% дип бәяләнә. 8 оешма төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә.

Ике федераль программа әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән.  «Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (66% ка башкарылган), Казанда балчык кырларын рекультивацияләү (54%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (70%) һәм Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү (77%) бара.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта эш 90% ка башкарылган.

Республика программалары буенча торак пунктларның башкарма комитетларының 8 бинасы һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пункты төзелеше төгәлләнде. 3 ябык футбол манежы төзелеше буенча әзерлек тулаем алганда 91% тәшкил итә. Бу атнада Питрәч авылында объект төзелеше тәмамланды. 6 балалар сәламәтләндерү лагере буенча әзерлек 74%.

Эчә торган су белән тәэмин итү программасы буенча эш күләме 97% ка тәмам. 115 объектның 20се эшли. Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү буенча 33 объектның берсе - Спас районында эшли, аның буенча эш 31% ка төгәлләнгән.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләрнең 95% башкарылган. 11 объектның 3 се эшли. Агымдагы атнада Апас, Мамадыш һәм Яшел Үзән районнарында 5 объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук агымдагы атнада урам яктыртуын торгызу программасы тулысынча тәмамланды.

«Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевски шәһәр тибындагы авылда су әзерләү станциясен төзү (эшләр 87% ка тәмам), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре (90%) һәм ике еллык программа объекты Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы (98%) буенча эшләр алып барыла.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә 30 объект буенча эшләр 71% тәшкил итә. Агымдагы атнада Чаллы шәһәрендә объект төзелеше тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International