16 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 93% ты. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Коммерцияле торак төзелеше өлкәсендә гомуми мәйданы 1 млн 149 мең кв. метр булган 142 күп фатирлы йорт тапшырылган - бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 80,5 проценты.
Быел социаль ипотека программасы 81% ка үтәлгән - 130,4 мең кв. метрга 35 йорт әзер.
Хосусый торак төзелеше ягыннан еллык план 6 процентка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 604 мең кв. м тәшкил итә.