Марат Айзатуллин: Татарстанда алда торган җылыту сезонына социаль өлкәдәге барлык объектлар әзер

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт объектлары җылыту сезонына тулысынча әзерләнгән, дип белдерде.

Министр әйткәнчә, җылыту аралыгында барлык хезмәтләр тарафыннан җылытуның тышкы һәм эчке системаларын су белән юдыру һәм пресслау, инженерлык инфраструктурасы, торак фонды һәм социаль өлкә объектларында ремонт эшләре башкарылган.

«Бүгенге көндә республика буенча сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт объектлары тулысынча әзерләнгән. Котельныйларны әзерләү тәмамлана. Бүгенге көндә аларның 99,9 проценты эшкә әзер», - дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Әзерлек паспортлары 17 мең 787 күп фатирлы йортка алынган, бу 99,7% тәшкил итә. Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларга әзерлек паспорты йорт эчендәге җылыту системасын юганнан һәм пресслаудан соң гына түгел, ә йортның агымдагы һәм капиталь ремонтын тәмамлау, вентиляция каналларын тикшерү нәтиҗәләре буенча да бирелә.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы торак фонды һәм социаль өлкә объектларына җылылык җибәрү буенча даими мониторинг үткәрә, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек оештырылган.  Министр искәрткәнчә, җылыту сезоны тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 8 градустан түбән булган чорның алтынчы көнендә башланырга тиеш. “Әмма җирле үзидарә органнары, салкыннар башлануын көтеп тормыйча, муниципаль берәмлектә җылыту сезоны башлану турында карар кабул итә алалар һәм беренче чиратта, кешеләр даими булган социаль объектларга җылылык җибәрә башлыйлар”, - дип өстәде ул. Оператив мәгълүмат буенча, инде 13 муниципаль берәмлектә тиешле карарлар кабул ителгән.

“Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, “Казэнерго” АҖ генераль директоры Рөстәм Абдулхаков, “Водоканал” МУП генераль директоры Андрей Егоров һәм “Сетевая компания” АҖ генераль директорының урынбасары - техник директоры Альмир Латыйпов доклад белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International