Бүген 2 нче Казан халыкара юридик форумы кысаларында «Төзелеш– икътисад үсешенең төп драйверы» сессиясендә социаль объектлар төзү, төзелеш нормаларын үтәү һәм мәдәни объектларны саклау мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар. Фикер алышуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
Министр урынбасары үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген илдә инженерлык, юл һәм социаль инфраструктураны үстерү буенча күп миллиардлы, күләмле инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, яңа предприятиеләр төзелә һәм реконструкцияләнә.
Масштаблы процессларны гамәлгә ашыру турында доклад ясаганда Владимир Кудряшев төп проектларны билгеләп үтте, атап әйткәндә: 2022 елда Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә инвестицион проектларны эшләтеп җибәргәндә документларның срокларын һәм санын кыскартуга юнәлдерелгән, шулай ук бизнесны инфраструктурага тоташтыру срокларын эшләтеп җибәрү.
«Проектны эшләү барышында төзелешкә, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру процессын оптимальләштерү өчен инвесторның эш итү алгоритмы билгеләнде», - диде ул.
Доклад кысаларында министр урынбасары билгеләп үткәнчә, күләмле проектлар инвестицион төзелеш циклын оптимальләштермичә мөмкин булмас иде, ул тармакның агымдагы хәлате һәм ихтыяҗлары нигезендә законнарны яңарту һәм камилләштерү буенча даими контроль таләп итә.
Аның сүзләренә караганда, төзелешкә рөхсәт бирү һәм файдалануга тапшыру буенча инвестицион җәлеп итүнең илкүләм рейтингында Татарстан алдынгы позициядә тора.
Объектның инвестицион тормыш циклын оптимальләштерү турында сөйләгәндә, катнашучыларның электрон рәвештә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бердәм мәгълүмати мохиткә чыгуы мөһим әһәмияткә ия. Монда, Владимир Кудряшев ассызыклаганча, ГИСОГД системасын кертү зур роль уйный. «Бүген әлеге система тулы күләмле форматта эшли», - дип ассызыклады министр урынбасары.
Форум эшендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм «Главгосэкспертиза» ФАУ җитәкчесе Игорь Манылов катнашты.