Татарстанда хосусый торак төзелеше буенча план 6 процентка арттырып үтәлгән

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстанда 2 млн. 884 мең кв. метр файдалануга тапшырылган.  Бу еллык планның 93%. Мондый мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.

 

Коммерцияле торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 150 мең кв. метр булган 143 күп фатирлы йортны, ягъни планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 80,5% тапшырган.

 

Социаль ипотека программасы буенча 130,4 мең кв.метрга 35 йорт төзелгән. Программа 81% ка үтәлгән.

 

Шәхси әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 604 мең кв. м тәшкил итә. Еллык план 6% ка арттырып үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International