Марат Айзатуллин ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышында катнашты

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасы пространство(киңлек) планлаштыру Институты эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу Иҗтимагый советның күчмә утырышы барышында узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

 

«ТР киңлек планлаштыру институты» ДБУ Татарстан Республикасы Рәисенең йөкләмәсе буенча төзелде.  Яңа учреждение Кремль яр буе урамында урнашкан.

 

ТР киңлек планлаштыру институты директоры Олег Григорьев Иҗтимагый совет әгъзаларына һәм экспертларына бюджет учреждениесенең төп максатларын һәм функцияләрен тәкъдим итте.

 

Хәзерге вакытта институт тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын (ГИСОГД) алып бару буенча актив эш оештырылган. Бүгенге көндә әлеге системаның эшендә уңай динамика күзәтелә. Әйтик, ел башыннан бирле системада муниципаль хезмәтләр буенча 15 меңнән артык гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 16 меңнән артык рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылган. Моннан тыш, шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә туры китереп, ГИСОГДда генераль планнар, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре һәм башка мәгълүматлар, документлар һәм материаллар урнаштыру өлешендә республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә эш дәвам итә. Институт директоры сүзләренчә, монда да уңай тенденция саклана.

 

Олег Григорьев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре тарафыннан Казан агломерациясенең мастер-планы эшләнә. Эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International