Бүген ТР Төзелеш министрлыгында муниципаль районнарның җылылык җибәрүгә әзерлеген бәяләделәр

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында Ростехнадзор вәкиле белән быелгы җылыту чорына әзерлеккә багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

 

Киңәшмәдә шулай ук ТР муниципаль районнары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

 

28 сентябрьгә күп фатирлы йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр, социаль яклау һәм котельнаялар күрсәткечләре буенча 100% эш башкарылган. Бүгенге көндә объектларны кышкы чорга әзерләү тәмамлануга якынлаша. Казан шәһәрендә бер котельныйда  эшләр дәвам итә. Барлык 45 муниципаль берәмлектә дә җылыту сезоны башлану турында карар кабул иттеләр һәм социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык җибәрә башладылар.

 

ТР Төзелеш министрлыгы үткәргән социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү мониторингының оператив мәгълүматлары буенча, 2 096 котельный эшли башлаган, бу 65% тәшкил итә. 7 044 күп фатирлы йорт 39 %, 2 158 мәгариф объекты яки 66% җылытыла.

 

Шул ук вакытта Мәҗит Салихов муниципалитет вәкилләренә әзерлек паспортларын алу вакыты ( муниципаль берәмлекләр өчен – 15 ноябрьгә кадәр) һәм объектларга җылылык җибәргәннән соң мәгълүмат белән эшләү кирәклеге турында искәртте: «Башкарма комитет җитәкчеләреннән җылылык җибәрелгәннән бирле көн саен торак фонды һәм социаль өлкә объектларына җылылык  бирү турында смена рапортын ТР Төзелеш министрлыгына җибәрүләрен сорыйм».

 

Моннан тыш, утырышның көн тәртибе кысаларында экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе вәкиле Марсель Зәйнуллин доклады тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International