Республика Төзелеш министрлыгында төзелештә хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Төзелеш министрлыгында норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү кысаларында төзелештә хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

 

«Төзелеш-икътисадның иң травматик тармакларының берсе һәм төзелеш мәйданчыкларында иминлек мәсьәләләре зур игътибар таләп итә», - дип билгеләп үтте министр урынбасары семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

 

Аның сүзләренчә, бәхетсезлек очракларының төп төрләре булып биеклектән егылу, җимерелү - алар барлык очракларның 90% тәшкил итә.

 

Төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм профилактикалау максатыннан Татарстан Төзелеш министрлыгы ике юнәлештә эшне алып бара: профилактика һәм контроль. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы биш елда төзелештә бәхетсезлек очракларының гомуми саны кимегән, 2018 елда 24 очрактан 2022 елда 11гә кадәр.

 

«Дәүләт программалары буенча төзелә торган объектларны әйләнеп чыгу даими режимда үткәрелә һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелә», - дип ассызыклады Илнур Нурмөхәммәтов.

 

Очрашу барышында төзелеш тармагында җитәкчеләрне һәм хезмәткәрләрне укыту, биеклектә эшләрне оештыруда хезмәт иминлеген саклау, квалификациягә бәйсез бәя бирү тәртибе һәм белгечләрнең илкүләм реестрга мәгълүмат кертү тәртибе мәсьәләләре буенча актуаль норматив-хокукый актлар каралды.

 

Докладлар белән «Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе» укыту-методик үзәге рәисе Фәнил Габдрахманов, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова, «Идел буе» квалификация бәяләү үзәге директоры Рәисә Бабаназарова чыгыш ясады.

 

Шулай ук чара кысаларында төзелештә шәхси саклану чаралары, журналлар, плакатлар, куркынычсызлык билгеләре күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International