ТР Рәисе Казанның тарихи үзәгендәге архитектура объектларын һәм паркларны карады

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белән бергә Казанның тарихи үзәгендәге объектларда булды.

Беренче карау объекты Бишбалта бистәсендәге янгын депосы бинасы була. 20 гасырның 30 еллары бинасы авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиеш булган. ТР Рәисе ярдәме белән объект сакланып калган һәм консервацияләнгән. Рөстәм Миңнехановка Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитетының депоны булачак конструкторлар һәм инженерлар әзерләү өчен яшьләр үзәгенә үзгәртеп корырга тәкъдим ителде. Рәис комитет тәкъдимен хуплый һәм бинаны тикшерү буенча йөкләмәләр бирә.

Киләсе объект Балыкчы бакчасы булды. Төзәтү эшләре ике чиратта башкарыла. Бакчада җәяүлеләр юллары торгызылган, теннис корты һәм баскетбол-волейбол мәйданчыгы, шулай ук яңартылган воркаут зонасы барлыкка килгән. Бакчада балалар мәйданчыгыннан тыш амфитеатр һәм урам музыка кораллары белән сәхнә урнаштырылган.

Гаяз Исхакый урамындагы 18 гасырда төзелгән торак йортны да карадылар. Бүгенге көндә бинаның гомуми күләменнән 30% гына сакланып калган. ТР Рәисенә объектны торгызу һәм аны функциональ куллану вариантлары тәкъдим ителде.

Аннары делегация Юныс мәйданын төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Проектны гамәлгә ашыруга ТР Шәһәрләрен үстерү институты җаваплы. Төзекләндерүнең беренче чираты 2022 елда башланды. Территорияләрдә яктырту барлыкка килде, җәяүлеләр юллары ремонтланды, кечкенә архитектура формалары – кибетләр, урналар һәм сандыклар урнаштырылды, яңа агачлар һәм куаклар утыртылды.

Киләсе объект 1905 елдагы Александров-Петцольд сыра заводы комплексы була. Петцольд заводын төзекләндерү концепциясе биредә галерея, татар милли ашлары рестораны, офислар, коворкинг, кунакханә, шулай ук җәмәгать урыннары урнаштыруны күздә тота.

Сәфәр ахырында делегация М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында булды. Төзекләндерү кысаларында биредә иске җәяүлеләр юлы япмалары алыштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган, җәмәгать транспорты тукталышларының яңа павильоны төзелгән, кечкенә архитектура формалары эскәмияләр, урналар, кояштан саклаучы зонтлар урнаштырылган. Шулай ук Ершов урамы буйлап велосипед юлы барлыкка килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International