Республика Төзелеш министрлыгында күчемсез милек һәм ипотека базарындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында күчемсез милек һәм ипотека базарында икътисадта үзгәрешләр темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Министр урынбасары үз чыгышын республикада файдалануга тапшырылган торак күрсәткечләре турындагы мәгълүматтан башлады. «Быел без 3 млн.100 мең кв. м. торак планкасын алдык һәм бүгенге көндә республикада 2 млн. 935 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 94% тан артыгын тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, республика элеккечә үк төзелешнең югары темпларын саклый.

Төзелеш мәсьәләләреннән тыш, түгәрәк өстәлдә төзелеш базарының үсеш драйверлары, ипотека базарының перспективалары һәм үзгәрешләре турында фикер алыштылар, шулай ук дәүләт ярдәме программаларын алыштыручы кредит программалары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International