Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышын үткәрде, анда 2023 елның тугыз аенда төзелеш һәм юл тармаклары эшенә нәтиҗә ясалды, шулай ук төбәкләрдә милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Вице-премьер төзелеш тармагы үсеше буенча уңай динамиканы билгеләп үтте, эш күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка артты. Узган тугыз айда шәһәр төзелеше потенциалы 2,3 процентка 421 млн кв. м. кадәр арткан. Төзелешкә гамәлдәге рөхсәтләр күләме дә арткан һәм 157,2 млн кв. м. җиткән.
Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, тугыз ай эчендә 33,6 млн кв.метр яңа проект эшләтеп җибәрелгән, бу 2022 елга караганда 15% ка күбрәк. «Торак тапшыру буенча динамика уңай, темпларны киметмәскә тырышабыз. Яңа торак проектларын эшләтеп җибәрү күләме, бүген булган зур резерв – территорияләрне комплекслы үстерү турында закон. Гомумән алганда, Россия Төзелеш министрлыгы программа планнары буенча хәрәкәт итәбез», - дип сөйләде Ирек Фәйзуллин.
Марат Хөснуллин утырыш барышында төбәкләргә илкүләм проектлар һәм программалар буенча күрсәткечләрне үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Эшнең югары планкасын Түбән Новгород өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Пенза өлкәсендә, Башкортостан Республикасында, Чечен Республикасында, Бурятия һәм Адыгея Республикаларында, Самара һәм Төмән өлкәләрендә, Чуваш Республикасында билгеләп үтәргә телим”, – дип ассызыклады вице-премьер.