17 октябрьдә Санкт-Петербургта «Экспофорум» КВЦ мәйданчыгында III Халыкара төзелеш чемпионаты тантаналы рәвештә ачылды.
Төзелеш өлкәсендә 1500дән артык белгеч өч көн дәвамында 53,1 млн сум күләмендә приз фонды өчен ярышачак. 2023 елда III Халыкара төзелеш чемпионатының төп темасы яңа заман технологияләре. Ул ярыш блогын, эшлекле программаны һәм күргәзмә экспозициясен берләштерә.
Бүген эшлекле программа кысаларында яңа заман төзелеш һөнәрләрен һәм технологияләрен популярлаштыру, төзелеш тармагында импортны алмаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Катнашучылар Россиядә төзелеш идарәсе һәм банк ярдәменең практик тәҗрибәсе белән танышачаклар, төзелештә процесслар белән идарә итүнең цифрлы технологияләрен караячаклар. Ачык лекторийда төзелеш тармагының әйдәп баручы лидерларының актуаль чыгышлары, дискуссияләре һәм мастер-класслары узачак. Моннан тыш, Россиянең һәм чит илләрнең танылган белгечләре катнашында түгәрәк өстәлләр, стратегик сессияләр, форумнар оештырыла.
Чемпионат Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе Росатом тарафыннан 2020 елда оештырылган. Чемпионатта Татарстан Республикасыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, шулай ук Чемпионатның ярышлар өлешендә катнашачак 30 студент һәм 2 укучыдан торган республика җыелма командасы чыгыш ясый.
Ярышлар 3 блокта 25 индивидуаль һәм команда номинациясе буенча узачак: төзелеш, проектлаштыру, проект белән идарә итү.