Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 ел башыннан гражданнардан 7144 мөрәҗәгать килгән. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина китерде.
Барлык эш төрләре буенча программаны үтәү 99% тәшкил итте, шул ук вакытта программаны 33 район тәмамлады.
Аннары Наилә Зинатуллина мөрәҗәгатьләрдә иң мөһим сорауларны билгеләп үтте...
Кире элемтәгә килгәндә, «2024 елның топ - 200 ишегалды» кысаларында 90% халык белән очрашулар узды. Сигез районда протоколлар төзелде – Аксубай, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Сарман.