Республикада социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү планы 90 процентка үтәлгән

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

28 октябрьгә республикада торакны файдалануга тапшыру планы 95,5% ка үтәлгән. Төзүчеләр тарафыннан 2 млн 960 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, шуларның 1 млн 163 мең кв. метрын коммерцияле торак биләп тора – бу 145 күп фатирлы торак йорт. Планның үтәлеше бу өлештә 81% тәшкил итә.

 

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 әзер йортның гомуми мәйданы – 145 мең кв.метр. Еллык план 90,5% ка үтәлгән.

 

Шәхси торак төзелеше өлешендә төзелгән йортларның гомуми мәйданы 1 млн 652 мең кв. м тәшкил итә.

 

Министр шулай ук торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгәнен хәбәр итте. «Торак» федераль проектының гомуми үтәлеше 62% тәшкил итә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Саба районында бер объект эшли, аның үтәлеше 94% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International