Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта су станциясе төзелеше тәмамланды. Реконструкциядән соң объектның проект куәте 42 куб.м/сәгать тәшкил итә. Объектта төзелеш эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Реконструкция проекты буенча чистарту, басымлы аэрация фильтрлары һәм сорбентлы һәм кире осмослы фильтрлар урнаштыру каралган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында 2023 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ТР Тукай муниципаль районының Белоус, Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелеп бетте. Шулай ук Нурлат шәһәре өчен су алу, су белән тәэмин итү системасын төзү проекты тәмамлана. Бүгенге көндә объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла.
«Чиста су» федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Россия Федерациясе гражданнарын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты 2024 елга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән ил халкының өлешен 88,8% ка кадәр арттыру. Шәһәрләрдә бу күрсәткеч 95 процентка җитәргә тиеш.