Кече Акарлак күле паркы Гуанчжоу Халыкара шәһәр инновацияләре премиясендә катнаша

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Казандагы «Кече Акчарлак күле» паркы Гуанчжоу шәһәр инновацияләре Халыкара премиясе номинанты булды. Парк Россиядән конкурста җиңү өчен көрәшәчәк бердәнбер проект. Шулай ук хәзер ул премия сайтында 30 ноябрьгә кадәр уза торган «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә онлайн-тавыш бирүдә катнаша.

Шәһәр инновацияләре өлкәсендә халыкара премия 2012 елдан Бөтендөнья шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы, Бөтендөнья зур шәһәрләр ассоциациясе Метрополис һәм Гуанчжоу шәһәре администрациясе ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс социаль, икътисади һәм экологик хәлне яхшыртуга, шулай ук шәһәр инновацияләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен шәһәрләрне бүләкләүгә юнәлдерелгән. Премия инклюзив, имин, тотрыклы үсештә булган шәһәрләр һәм торак пунктлар булдыруга ярдәм итә, тотрыклы үсеш максатларына ирешү һәм яңа шәһәр көн тәртибен булдыру буенча тырышлыкларны хуплый.

«Кече Акчарлак күле» паркы 7 нче шәһәр хастаханәсе янында урнашкан. Парк территориясендә хастаханә пациентларын реабилитацияләү, табибларны психоэмоциональ бушану, шулай ук якындагы йортларда яшәүчеләрнең ялы да биредә уза.

Төзекләндерү проекты Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан мэриясе кураторлыгы астында эшләнгән. Шулай ук архитекторлар белән командада реабилитация буенча белгечләр, экологлар, эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы эшләгән. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Паркны төзегәндә шәһәр халкының уңайлылыгы өчен транзит юнәлешләр оештырылган, алар кешеләргә бөтен кварталны периметр буенча урап узмаска, ә аны парк зонасы буйлап кисеп чыгарга ярдәм итә, юлга вакытны кыскарта.

Проектны эшләү һәм гамәлгә ашыру вакытында күл экосистемасын саклауга аерым игътибар бирелә. Төзәтү вакытында күлнең төбе чистартылган, шулай ук су үсемлекләре утыртылган. Алар күлнең үз-үзен чистартуына ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International