Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 96 процентка үтәлгән

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 96% ка үтәлгән: 2 млн 989 мең кв.метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Гомуми күләмнән коммерцияле торак 1 млн 175 мең кв.метрны  тәшкил итә. Бу 147 күп фатирлы торак йорт. Әлеге өлештә планның үтәлеше 82%.

 

Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми мәйданы 145 мең кв.метр булган 36 йорт төзелде. Еллык план 91% ка үтәлгән.

 

Хосусый торак төзелеше ягыннан еллык план инде арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 668 мең кв. м.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International