Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында “Биектау” боз сараен ачу тантанасы булды. Спорт объектын ачу бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рәфис Бурганов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В. Н. Кудряшев һәм башка кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзендә, район халкын боз сарае ачылу белән котлады һәм Татарстанда мондый спорт корылмаларыныд күп булуын һәм илнең бер генә субъектында Татарстандагы кебек булмавын билгеләп үтте. Монда, Биектауда ил генә түгел, дөнья чемпионнары үсәр дип ышануын белдерде.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин республика җитәкчелегенә, әлеге спорт объектын төзүдә ярдәм иткән өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде һәм биектаулыларның әлеге Боз сараен саклаячакларына сүз бирде.
Татарстан Президенты спорт инвентарьлары алу өчен, “Биектау” ясалма ябулы ачык шугалак директоры Андриян Тябинга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.