Казанда «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак

2023 елның 17 ноябре, җомга

2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо мәйданчыгында төзелеш индустриясендә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак. Форум төзелеш индустриясендә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм сәнәгать җитештерүендә квалификацияле кадрлар төркемен формалаштыруга юнәлдерелгән.  Катнашучылар;  архитектура-төзелеш вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлык вәкилләре.

 

Чара барышында предприятиеләрдә яшь белгечләрнең үсеш перспективалары, төзүчеләрнең хезмәт базарында ихтыяҗ дәрәҗәсе, тармакта уңышлы карьера өчен кирәкле компетенцияләр һәм кадрларны укыту һәм әзерләү белән бәйле башка мәсьәләләр тикшереләчәк.

 

Мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш бирә торган чаралар һәм мастер-класслар уза алачак, студентлар өчен экспертлар белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, республиканың эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр планлаштырылган.

 

Теркәлергә һәм мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин: https://stroitel-budushchego.timepad.ru/event/2675071/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International