«Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм бәяләр формалаштыру законнарындагы үзгәрешләр» темасына семинар булды. Бүген республика Төзелеш министрлыгында проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чара ел саен үткәрелә һәм төзелеш тармагында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын үтәү буенча куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Семинарны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Владимир Кудряшев һәм Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде.
«Практика күрсәткәнчә, ел саен дәүләт заказы экспертизасы күләме берничә тапкыр арта, димәк, республиканың төзелеш комплексы нәтиҗәле эшли. Быел экспертизага 35 ел тула, бу вакыт дәвамында ул Татарстан Республикасында төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итте», – дип сәламләде катнашучыларны Владимир Кудряшев.
Законнардагы үзгәрешләр турындагы нотык белән «ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров чыгыш ясады. «Безнең учреждение эксперт оешмалары исемлегенә керә һәм Мәскәүдән соң бирелгән нәтиҗәләр саны буенча дәүләт экспертизалары арасында 3 нче урында тора. Беренче урында - Мәскәү экспертизасы, икенче урында – Россиянең баш дәүләт экспертизасы. Бу рейтингта Татарстан лаеклы урын алып тора. Бу Республиканың төзелеш комплексы үсеш алуын, республика территориясендә төзелә торган объектлар саны безнең Хөкүмәтнең һәм ТР һәм Россия Төзелеш министрлыгының грамоталы сәясәте күрсәткече булуын күрсәтә», – диде Рафар Шакиров.
Үз чыгышында ведомство директоры 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан төзелешне цифрлаштыруга тагын бер адым ясады: бюджет объектлары өчен инвестицион төзелеш процессында мәгълүмати модельләштерү технологиясен куллану мәҗбүри булды.
Шулай ук семинар кысаларында төзелештә бәяләр формалаштыру мәсьәләләре, проект документациясенә экспертиза үткәрү механизмнары турында фикер алыштылар. Чарада заказчылар хезмәтләре, төзелеш һәм энергетика оешмалары вәкилләре катнашты.